«Мин бик кызганыч язмышлы бала булганмын. Әни, мине тапканнан соң, җиде ай гына яшәп кала. Мин – җиде айдан ятим. 24 яшендә, сылу һәм япь-яшь хатын-кыз чагында үлгән әнкәй. Актаныш ягыннан булган ул үзе. Мин 1949 елда Пермь өлкәсенең Половинка бистәсендә тудым. Шуннан озак та үтмәгән, әти белән әни Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына күченеп килгән. Җиде айдан әни үлгән.
Ә 12 яшемдә әти китеп барды. Әти минем чирле кеше иде. Германиядән әсирлектән чирләп кайткан булган. Үпкәсе начар иде.