Уйнарга чыгып киткән баланы ток суккан: «Мондый яра белән өлкәннәр дә исән калмый»
«Синең улыңа вышкада ток суккан!» – дип хәбәр итә Еленага авылдашы. 10 яшьлек Васяның әнисе (исемнәре үзгәртелгән) башта аңламый тора, аннары шок кичерә. Электр тапшыру линиясе баганасын ул кайдан тапкан? Нигә анда менгән?! Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.
8 июль көнне 2 малай – 10 яшьлек Вася һәм аның дусты – тимер юлга китәләр. Елена бу вакытта район үзәгендә эштә була. Балалар, кызыксынып, электр тапшыру линиясе баганасы янына килә...
Балалар баганага менә, һәм Вася ялгыш кына чыбыкка тиеп китә.