«Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов: «Этник музыкага кызыксыну арта»
Руслан, «Риваять» төркеменә быел 15 ел була икә. Аның тарихы нинди?
Руслан Габитов: Мин тумышым белән Актаныштан. Казанга күченеп килгәч, үземне таба алмый йөрдем. Мәдәният министрлыгының бер юнәлешендә – методик үзәктә эшләдем. Кичләрен рестораннарда җырлый идем, алып баручы да булдым. Көннәрдән бер көнне миңа Ринат Гыйләҗев белән танышырга туры килде. Ул – «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе. Без аралаша башлаганда, әлеге төркеме таркалып торган чак иде, без аны бергә тергездек. Дүрт ел шул ансамбльдә җитәкче булып эшләдем.