Зәмирә-Камилә Гыйззәтуллиналарның хәйрия концерты: «Зәмирә бик көтте, сорады...»
Татар эстрадасы җырчыларының моңлы булудан тыш, киң күңеллелекләре, мәрхәмәтлелекләре куандыра. Балаларның күңелләрен күреп, алар белән дуэтлар җырлаулары, терәк булулары зур хөрмәт уята. Зәмирә һәм Камилә Гыйззәтуллиналарның концерты да шундыйлардан булды. Җылы карашлар, җанлы аралашулар, елмаюлар белән тулды.
Казанда яшәүчу игезәк кызлар Камилә һәм Зәмирә Гыйззәтуллиналарга 9 гыйнварда 16 яшь тулды. Аларның икесе дә тумыштан ДЦП диагнозы белән авырый. Зәмирә игезәге Камиләдән аермалы буларак...