«Әниегез нәрсә эшләгәнегезне күктән карап тора»: Өч нәни бала әнисе кинәт вафат
8 август көнне Гөлинә Зиннәтуллина, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә, 34 яшендә ирен, 3 баласын, якыннарын калдырып, бу дөньядан мәңгелеккә китеп бара. Гаилә Казан янындагы Көек бистәсендә яшәгән. 8 август көнне Гөлинәнең кисәк бик нык эче авырта башлый, «ашыгыч ярдәм» чакыралар, дежур хастаханәгә алып китәләр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Шул ук көнне Гөлинә хастаханәдә җан бирә.
Кинәт үлем хәбәрен ишеткәч, газизләренең аяк астыннан җир убылган күк булгандыр… Әле бит барысы да әйбәт булган...