Җәй көне күпләр үзләренең туклану рационын үзгәртә. Кемдер, артык килограммнар җыярга теләмичә, камыр ризыкларыннан тулысынча баш тартырга карар кыла. Әмма ашаудагы кискен үзгәрешләр организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Казанские ведомости» яза.
Гастроэнтеролог, педиатр Светлана Жучкова әйтүенчә, ипидән баш тарту – диетологлар һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр арасында күп санлы бәхәсләр тудыра торган тема. Икмәк – кеше рационында барлыкка килгән иң борынгы продуктларның берсе.