«Вак-төяк шалтыратулар кыйммәтле вакытны ала»: «ашыгыч ярдәм»не кайчан чакыртырга?
«Ашыгыч ярдәм» – ул ашыгыч хезмәт, ә дәвалаучы табиблар түгел»
«Ашыгыч ярдәм» – ул тәүлек буе эшли торган ашыгыч хезмәт, ул авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм күрсәтә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы гомерләренә куркыныч янаган кешеләргә: юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә, аңын югалтканнарга, инфаркт, инсульт, буылу билгеләре булган кешеләргә ярдәм итә.
«Ашыгыч ярдәм»не кичектергесез ярдәмнән аеру бик мөһим. Кичектергесез очракларга температура һәм кан басымы күтәрелү, зур булмаган киселү җәрәхәтләре...