Тула шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Викторны Грузиядә үтергәннәр. 6 гыйнварда Накра елгасында аның мәете табылды, дип яза «Комсомольская правда».
38 яшьлек Виктор Соловьев бар буш вакытын туристик сәяхәтләргә багышлый. Мөмкинлек булган саен, ул каядыр чыгып китә торган була. Соңгы сәяхәтенә ул яраткан кешесе Алинаны да ала. Яңа елны бәйрәм иткәч, 2 гыйнварда алар «Шкода» автомобилендә Грузиягә китә. 4-5 гыйнвар кичендә пар Тетнульдидагы тау чаңгысы курортына килеп җитә. Виктор моңа кадәр күп тапкырлар Грузиядә булган, тауларны яраткан.