Җырчы Миләүшә Сафинаның физик мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьямгә операция ясаганнар. Ул Мәрьямнең хәрәкәтләнүен аз булса да җиңеләйтергә тиеш. Кызын табиблар кулына тапшырганнан соң, җырчы сторисларында әлеге операцияне ни өчен ясатырга уйлауларын сөйләде.
«Операция озак булмый, 15-20 минут, диделәр. Казанга Туладан ярты елга бер табиблар килеп тора. Бу операцияне узган ел ук ясатырга теләгән идек, ул вакытта Мәрьям салкын тидерде. Җәй көне дә, ни сәбәпледер, килеп чыкмады. Шушы көннәрдә табиблардан кайчан киләчәкләрен сораган идем...