Татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров балалар хакына чүплектә казынырга мәҗбүр булган. Һәм бу – аның өчен беренче тапкыр түгел…
«Беләсезме мин кая? Чүплектә. Бу балалар белән утка да, суга да, чүплеккә дә керәсең. Балалар аркасында чүплектә казынырга мәҗбүр буласың. Зифа (икенче кызы) тешенә куя торган пластинканы салфеткага төреп өстәлдә калдырган да, аны кем күрсен инде, чүпкә атканнар. Тулы бер чүп савытын актарып бетердем, перчатка киеп. Менә бу – мәктәп, мәктәбе ярар инде.