Жаннаның ире Рөстәм, дуслары фикеренчә, барысына да хатынның мәете табылган урын янындагы базада тотылган этләр гаеппле. Бу хакта алар «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
9 нчы ноябрь - шимбә көнне Жанна Хөсәенованың Самосырово бистәсе белән «Весна-2» торак комплексы арасында Шәүкәт Биктимеров урамында урнашкан «Пятерочка» кибетенә эшкә ашыгуы була. Ул Питрәч районында үзе яшәгән Богородское бистәсеннән Казанга таба баручы бер машинага утырып барып, Самосырово зираты янында төшеп калган дип фаразлана.