Тәтеш районы Бакырчы авылында яшәүче Алсу һәм Наил Максудовлар гаиләсе 13 ел элек 2 кыз баланы тәрбиягә алган. Алинә һәм Алия гаиләдәге 3 егет өчен сеңелкәшләр булып куялар.
Алинә һәм Алия гаиләгә кайтканда, олыбыз Динар Самарада юристлыкка укый иде, ә Дилүс һәм Әлфис мәктәп укучылары иде, – дип сөйли балаларның әниләре Алсу Максудова. – 2005 елда без туганнарга 1,5 яшьлек кыз баланы гаиләгә тәрбиягә алырга ярдәм иткән идек. Мин ул гаилә белән Казанга балалар йортына барып йөрдем. Бергә алып кайттык.