Краснодар краендагы Темрюк шәһәрендә 15 яшьлек кызны эт талаган. Ярсыган хайван баланың битенең бер өлешен тешләп өзгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Хәзер ул край хастаханәсендә ята. «Кызны табиблар күзәтеп тора. Хәл бик катлаулы», – дигән сайтның үз чыганагы.
Эт балага ничек һөҗүм иткәне хәбәр ителми. Балага тагын берничә операция таләп ителәчәге билгеле.
4 апрельдә Карачаево-Черкесиядә шундый очрак булган. Бу балага да Краснодарда операция ясаганнар. Аның битен, борынын өйдәге овчарка тешләп өзгән.