«Аның оркестрын юкка чыгардылар, ә ул бер дә артык түгел иде...» Рөстәм Үтәй вафат
Кайгылы хәбәр килеп иреште – 82 нче яше белән барганда, күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат. Татар музыкасы тарихында зур эз калдырган музыкант соңгы елларда Казанда яшәмәгән. «Интертат» аның белән таныш булган кешеләр белән аралашып мәшһүр дирижерны искә төшерде, хатирәләрне барлады.
Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Мөнир Якупов: «Рөстәм Үтәй югары класслы музыкант иде – саксофончы, дирижер. Натан Рахлин укучысы иде, дип хәтерлим.