13 июньдә Сызрань шәһәре янында авариядә бер гаилә кешеләре үлеп беткән. Бу турыда «Маленькая Сызрань» басмасы яза.
Алар Энгельс шәһәрендә яшәгән. Әтисе, әнисе, ике нәни кызлары һәм көтеп алынган кече уллары – гел бергә булган.
Танышлары сүзләренчә, алар бер дә аерылышып тормый. «Әниләре бик кайгыртучан, кызлары пөхтә, матур киенгән, чәчләре үрелгән. Әле бит кулында күкрәк баласы да бар», – ди алар.
Отпуск вакытында гаилә 6 яшьлек олы кызларының туган көнен бәйрәм итәргә җыена.