Тула өлкәсендә бер онколог, премия алу өчен, сәламәт кешеләрне дә яман шеш белән авырый дип язып утырган. Һәр мондый диагноз өчен ул 3000 сум акча алып барган.
Суворов шәһәрендә эшләүче табиб-онколог ялган диагнозларны ел ярым дәвамында теркәп барган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул 13 пациентка начар диагноз билгеләргә өлгергән. Төбәктә онкологияне иртә стадияләрдә ачыклаган медицина хезмәткәрләренә премия түлиләр икән.
Тикшерүчеләр исәпләве буенча, табиб законсыз рәвештә 39 мең сум үзләштергән.