Татар җәмәгатьчелеген Камал театрының яңа бинасына караганда иске бинасының язмышы күбрәк борчыды һәм әле дә борчуын дәвам итә. Әмма Камал театрының иске бинасына кагылышлы сорауга анык кына җавап бирелмәве һич кенә дә интрига саклау түгел, ә бәлки әлегә төгәл җавапның булмавы.
Моннан 1 ел элек журналистлар белән очрашуда мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театры бинасында музыкаль-драма театры ачылырга мөмкинлеге, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановның, җәмәгатьчелек белән киңәшеп...