Подстепки авылында Сания апа Әхмәтвәлиева биргән җирдә яңа мәчеткә нигез салдылар
Ставрополь районының Подстепки авылын Тольяттидан нибары 4 чакрым юл гына аерып тора. Шуңа күрә анда үзеңне шәһәрдәге кебек хис итәсең. Бердәнбер аерма – монда күпкатлы йортлар юк, күбесенчә зур булмаган өйләр һәм коттеджлар төзелгән. Ә «АвтоВАЗ»ның якынлыгын исәпкә алганда, бу коттеджларның нигездә кемнеке булуын чамалавы кыен түгел. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген биредә 20 меңләп кеше яши. Алар арасында мөселманнар да шактый.
2010 еллар башында авылда җирле мөселман оешмасы теркәлгән...