Күбрәк түләргә ярый, азрак – ярамый
Урып-җыюның иң кызган чагында комбайнчыларга нормадагы эш көне төшләрендә генә керәдер. Әмма бу чорда аларның хезмәт хакы сәгатьләп түгел, ә суктырылган ашлык тоннасы белән исәпләнә.
– Министрлык ел саен суктырылган ашлыкның 1 тоннасы өчен бәяләр челтәрен булдыра. Бу – комбайннарның маркасын, эшнең сыйфаты һәм төрләрен һәм башка факторларны исәпкә алып эшләнә, – дип сөйли Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать...