Язучылар союзында түгәрәк өстәл: «Чокрый иҗатын аударырга кирәк... хәзерге татар теленә»
Фәннәр Академиясендә Гали Чокрыйның 200 еллыгына багышлап үткәреләчәк фәнни-гамәли конференциянең «репетиция»се Татарстан Язучылар берлегендә үтте. Дөресрәге, бу «Зыялылык шәме» дип аталган түгәрәк өстәл иде.
Катнаштылар: Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан аның директоры Илгиз Халиков, институтның «Мирасханә» җитәкчесе Илһам Гомәров, Татарстан Язучылар берлегеннән аның рәисе Ркаил Зәйдулла һәм бер төркем язучылар – Вахит Имамов, Зиннур Мансуров һ.б....