Лилия Муллагалиевага операция булган
Җырчы Лилия Муллагалиева яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр иткән иде. Бүген ул Санкт-Петербург шәһәрендәге хастаханәдә операция ясаткан. Җырчы реанимациядән элемтәгә чыгып, үзенең хәле турында сөйләде.
«Җәмәгать, бер видео гына ясыйм да телефонымны алып куям. Алайса минем телефоным шартлый. Барысы да әйбәт, ясадылар. 5 сәгать дәвам иткән операция. Тавышлар әлегә шулайрак. Мине реанимациядә диделәр. Барлык лимфаларны, калкансыман бизләрне алып аттылар. Табиблар шундый карарга килде. Иң мөһиме ...