«Монда кем генә юк...» – Лилия Муллагалиева хастаханәдән элемтәгә чыкты
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең зур борчуы белән бүлешкән иде. Җырчыда яман шеш тапканнар, һәм ул Санкт-Петербург шәһәренә операция ясатырга юл тотты.
- «Борчу, сынау килде миңа, дусларым»: Лилия Муллагалиева җитди авырый
Җырчы инде барып урнашкан. Ул хастаханәдән язылучылары, үзенә изге теләктә торучы дуслары белән элемтәгә чыкты. Артистның палатасы төбендә генә алмагач үсеп утыра, алмалары да өлгергән. Хастаханә янын акчарлаклар да үз итә икән.