«Мин татарча сөйләшәм»гә – 20 ел: өч буын бер сәхнәдә, хурлык премиясе, Казан квест һ.б
Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. Бәйрәм традицион рәвештә 26 апрель көнне – Габдулла Тукайның туган көнендә узачак. Уздыру урыны быел үзгә – чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт) җәеләчәк. Соңгы елларда акция күчмә форматлыга әверелде – былтыр ул Казан Кирмәнендә, 2023, 2022 елларда Камал театрының иске бинасы каршында узды, аңа кадәр 17 ел дәвамында Бауман урамында уздырылып килде.
Фото...