«Умырзая» – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов тормышы, иҗаты һәм иҗатташ дуслары турындагы спектакль. Спектакль беренче тапкыр 2008 елда, бөек җырчының 100 еллыгын каршылаган көннәрдә куела һәм зур уңыш белән бара. Театр аны ул вакытта Мәскәү тамашачысына да тәкъдим итә. Гладилов урамындагы театр бинасыннан киткәндә, спектакль репертуардан төшерелә. Ул вакытта режиссер Ренат Әюпов төп рольне – Рәшит Ваһаповны – театрның яшь артисты Фәнис Кәлимуллинга ышанып тапшыра. Беренчедән, аның җырга булган сәләте...