Язучылар берлеге ишегалдында, дөресрәге, элек ишегалды булып, инде күптән бүленеп куелган урынында төзелешкә әзерлек башланды.
«Әйе, анда 4 катлы торак йорт салырга җыеналар. Безнең бинага 2011-2012 елларда шул җир бәрабәренә ремонт ясатылган, диләр. Мин хәзер бернәрсә эшли алмыйм – кулларында документ», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.
«Әйе, анда эш бара, ләкин әле анда төзүчеләр түгел, археологлар эшли, эшләре озакка сузылырга охшаган.