«Апуш» татар балалар театр студиясе сезонның дүртенче спектаклен чыгарды. Хәзер Казанның 4 мәдәният үзәгендә «Апуш» студиясе һәм 1 мәктәп базасында студиянең нәниләр төркеме эшли. Быел «Апуш» Казан мәдәният идарәсе карамагындагы оешма буларак теркәлде. Студиянең 2 спектакле бөтенроссия фестивальләрендә призлы урыннар алды. Болары – «Апуш»ның өстә яткан яңалыклары. Студия директоры Алия Фәйзрахманова белән «Апуш»ның эчке дөньясы турында сөйләштек.
Алия, сезне, актриса буларак, Әтнә театрындагы спектакльдә...