Яшь егет интернетта танышкан кызны беренче очрашуда үтергән
Пермь краенда 23 яшьлек егет социаль челтәрләрдә танышкан кызны беренче очрашуда ук вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда полициягә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Соликамск шәһәрендә үтерү 9 ноябрьдә була. Пычак белән кискәләнгән кыз мәетен шәхси йорт ишегалдында табалар.
Әлеге йорт яныннан качып китеп баручы егетне видеокүзәтү камералары төшереп ала. Полиция ориентировка ясый һәм җинаятьтә шикләнелүче егетне биредә яшәүче бер хатын-кыз күрә. Суксун бистәсендә яшәүче 23 яшьлек егет моңа кадәр дә хөкем ителгән.