«Яңа дулкын» узды, ә сүзләр калды: татар артистларының фестивальгә карата фикерләре
Берничә көн элек Казанда «Яңа дулкын» («Новая волна») җыр фестивале тәмамланды.
«Яңа дулкын» – эстрадада яңа исемнәр ачу максатыннан, композитор Игорь Крутой оештырган проект. Ул 2002 елдан бирле үткәрелә. Бу – Дима Билан, Сергей Лазарев, Полина Гагарина, Нюша кебек рус эстрадасы «йолдызлары»на зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм иткән бәйге. Моңа кадәр Юрмала, Сочи кебек шәһәрләрдә уза торган әлеге зур фестивальне үткәрү мәйданчыгы итеп, быел Казан сайланды. Анда катнашу өчен гаризаны 6 меңнән артык артист биргән.