ИлСаф Сочида ялда: «Бүген барысы да тыныч. Аллаһ сакласын инде»
Җырчы ИлСаф әлеге вакытта якыннары белән Сочи шәһәрендә ялда. «Интертат» артисттан, массакүләм дроннар һөҗүменә юлыккан курорт шәһәрендәге вазгыять турында сорашты.
ИлСаф сүзләренчә, борчылырга урын юк, барысы да тыныч.
«Сочига бер атнага килдек. Бүген барысы да тыныч, барысы да эш ритмында. Дроннар турындагы хәбәрләргә ияләштек бит инде. Эшкә дә йөрибез, самолетларда да очабыз, барабыз-кайтабыз дигән кебек. Бернинди куркырлык әйбер дә күзәтмибез. Аллаһ сакласын инде.
Аэропортта гына тоткарлыклар булды.