Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Искәндәр белән күрешергә очуы турында хәбәр иткән иде. Хәзер җырчы улы белән Сочи шәһәрендә очрашуы турында әйтте. Ул үзе кунакханәдә тукталган.
Ришат шәһәр буйлап улы белән җитәкләшеп йөргәнен, баласы белән кочаклашкан видео да куйган. Соңыннан җырчы улының рус теле дәресенә дә кереп утырган. Улы Искәндәр 3 сыйныфта белем ала икән.
Искәндәр – Ришат Фазлыйәхмәтовның беренче никахыннан туган улы. Алар тормыш иптәше Гөлназ белән малайлары кечкенә чакта ук аерылышкан.