Сочи ярында йөргәндә дулкын алып кереп киткән модель кыз Диананың соңгы сүзләре билгеле булды.
Диана Липецкидан Сочига Андрей исемле егет белән килә. Сочида аларны дуслары Денис каршы ала. Икенче көнне, 16 июньдә, алар Сочи барларында йөри. Аннары Диана «аякларын чылатырга» теләвен әйтә. Андрей сүзләренә караганда, ул кызны су буена бармаска өнди, дулкыннар бар икәнен әйтә. Әмма Диана курыкмаган.
«Дулкын агызып китә икәнен беләсеңме?» – дигәч, Диана: «Юк, агызмый, мин бер генә минутка», – дип җавап кайтарган.