Смоленск өлкәсендә яшәүче хатын анасының мәете салынган машинада ябык морг тирәли берничә сәгать йөрергә мәҗбүр булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Починковский районындагы Лихачево авылында октябрь азагында пенсионер хатын мәете табыла. Ул чокырда була. Мәетне алырга мәрхүмәнең олы кызы Елена Б. килә.
Елена сүзләренчә, администрация мәетне моргка илтүдән баш тарткан, алар бюджет булмавын әйткән.
Елена ире белән килә, анасының мәетен машинаның пассажир утыргычына куялар.