20 гыйнварда Иркутск өлкәсенең Слюдянка шәһәрендә шәхси йортта янгында 3 бала һәм 1 ир-ат һәлак булган. Әти кеше янгын чыккан өйдән игезәк кызларын, алар янына килгән дус кызны алып чыкмакчы була, тик барысы да үлә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Коткаручылар урынга тиз килә, шаһитлар шалтыратып 14 минут узгач, янгынны сүндереп бетерәләр. Бүлмәләрнең берсендә 4 мәет табыла – 3 бала һәм олы ир-ат.
«Янгын башланганда...