Краснодар өлкәсендә юл һәлакәтендә берьюлы 5 кеше үлгән. Әлеге эш буенча йөк машинасын йөртүчене кулга алганнар. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.
Авария 30 июльдә көндез Троицкий станицасы тирәсендә Славянск-на-Кубани – Крымск юлында була. Якынча белешмә буенча, «МАЗ» прицеплы йөк машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат дистанция сакламый һәм туктап тора торган «Chevrolet» машинасына бәрелә.
Җиңел машина алда тора торган «ДАФ» ярымприцеплы йөк машинасын бәрелә.