Ленинград өлкәсенең Сланцы шәһәрендә мәктәптә физика дәресе вакытында укучы белән укытучы сугышкан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Баланың исемен үзгәртеп, Петр дип бирәләр. 8 сыйныфта укучы малай дәрескә соңга кала, аннары үзен дәрескә кертергә теләмәгән укытучыга сүгенә. Укытучы баланы чыгарып җибәрмәкче була, малай төртенә башлый, йодрыкларын болгый, сыйныфташлары ишетерлек итеп сүгенә.
Физика укытучысы хулиганны ишек артына чыгара, башка балалар аны хуплап көлешә. Укучылар укытучы яклы була.