«Махсус операциядә батырларча һәлак булган Башкортстанның атказанган артисты, Сибай концерт-театр берләшмәсе биючесе Раил Ханов белән хушлашканнар. Бу хакта хәрбинең тормыш иптәше социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте», – дип яза «Уфа1» сайты.
Фото: © https://ufa1.ru/
Раил Ханов тумышы белән Учалы районының Корама авылыннан. Кунакбай мәктәбен тәмамлаган. Кунакбай мәктәбенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Раилнең игелекле, ярдәмчел, максатчан, талантлы егет булуын искә алалар.