Красноярск краенда яшәүче хатынны 2 мең сум акча өчен үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
31 мартта иртән Шарыпово районында 28 яшьлек ир-ат узып баручы хатын-кызга һөҗүм итә. Ул корбанын талый, аннары вәхшиләрчә үтерә. Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, җинаятьче бу хатынның сумкасыннан 2 мең сум акча урлый.
28 яшьлек ир-атның пычагы була. Ул 54 яшьлек хатын-кызга берничә тапкыр кадый.