Нижгар якларыннан булган Фаилә Аймалетдинова шорт-трек буенча зурлар арасында Россия Кубогында җиңү яулады. 1000 метр дистанциядә беренчелеккә ирешкән кыз февраль аенда Чиләбе шәһәрендә узачак сезонның төп старты – «Бөтенроссия иң көчлеләр спартакидасы»нда катнашачак.
Фаилә Аймалетдиновага 17 яшь. Кызга 5 яшь булганда, Аймалетдиновлар гаиләсе Сергач шәһәренә күченә. 9 сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлап, Мәскәү өлкәсе Бронницы шәһәрендәге Олимпия резервы училищесына укырга керә. Шорт-трек...