Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов Бөек Ватан сугышы ветераны Мурзин Таһир Йосыфморза улына кунакка барган, дип хәбәр итә шәһәр матбугат хезмәте. Ул аңа республика Рәисе исеменнән бүләкләр тапшырган, бәйрәмнәр белән котлаган.
Таһир бабай кызы Гөлүзә ханым белән яши. Аның әйтүенчә, озын гомернең сәбәпчесе – сары мәтрүшкә (зверобой) чәе. Таһир бабай аны яратып эчә икән. Ветеран авылда бу чәчәкне үзе җыя. Кунакны да шул чәй белән сыйлаганнар.
Ветеранның барлыгы 4 баласы, 6 оныгы һәм 7 оныгының баласы бар икән.