Саратов гаиләсе Карачаево-Черкесиянең Домбай курортында ял иткәндә юл читенә тукталган. Бәла аларны шунда сагалап торган да инде: 5 яшьлек малай өстенә корыган агач ауган. Бала шунда һәлак булган. Бу хакта «В Татарстане Поймут» телеграм каналы хәбәр итә һәм видеодәлил тәкъдим итә.
«Mash Gor» телеграм-каналы язуынча, туристлар гаиләсе Домбай курортында ял иткәндә, елга буенда фотога төшү өчен, автомобильдә тукталганнар. Шул вакыт югарыдан зур коры агач кәүсәсе авып төшкән. Агач шартлап сынуын ишеткәч...