Гомер буе балалар белән эшләгән Ләлә Касыймова: «Әтием язмышы Тукай язмышына тиң...»
Иксез-чиксез офыкларга, төпсез күккә карап: «Мин кайда, дөрес басып тораммы бу урында, әллә ялгыш, адашып кына килеп чыкканмынмы? Кем мин?» – дип тирән уйларга чумганыгыз бармы?
Кара туфракта шытып чыккан орлык сыман, һәркемнең үз туган җире, газиз мохите була. Шуннан аерып язмыш читкә алып китсә, кеше сагына, җаны өзгәләнә, бу җирдә үзен таба алмыйча иза чигә. Үсемлекне дә бит шытып чыккан урыныннан йолкып, башка урынга утыртсаң, үсеп китә алмыйча сулып кала. Әмма вакыт үткәч, яңа туфракка ияләшкәч...