Мордовиянең Ләмберә авылында яшәүче Радмила һәм Рөстәм Неваевлар – авылны сайлаган яшьләр. Алар икесе дә бер хуҗалыкта терлек караучы булып эшли. Абыйлы-сеңелле Рөстәм һәм Радмила авылда әниләре белән бергә яши.
Радмила өчен абыйсы үрнәк була. Кыз терлекче һөнәренә очраклы килә. Абыйсы янына фермага баргач, ул аның ниләр белән шөгыльләнүен, сыерларга мөнәсәбәтен күзәтә. Сыерлар егетне ярты сүздән аңлаган кебек тоела, алар акрын гына мөгрәп җавап кайтара һәм телләре белән үзләрен кайгыртучының кулларын яларга тырыша.