Мордовия республикасында Усть-Рахмановка авылында булганда, безнең янга бер абый килде. Күз карашында шундый бушлык. Ул башта, ничектер, сүз әйтергә кыймый торды, ә аннан тыныч кына: «Минем улым СВОда һәлак булды», – диде дә куллары белән битен каплады. Улын югалткан әти кешегә нинди сүз әйтсәң дә урынсыз кебек иде. «Соңгы тапкыр кайткач та: «Башка кайтулар булмас инде», – дигән иде», – диде кайгыдан янган ата.
Рамил абый Чудинның улы Наил – бу авылдан мобилизацияләнгән бердәнбер ир-ат, диделәр.