Самара татарлары «Ихсан» хәйрия фонды оештырган
Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Ихсан» волонтерлар җәмгыяте эшчәнлеге турында күпләребез белә. Махсус хәрби операция зонасындагы милләттәшләребезгә ярдәм итүләре, өлкә һәм шәһәр күләмендә дини чаралар, ифтар мәҗлесләре оештырулары турында газетабыз битләрендә һәрдаим язып торабыз. Яңа ел башында әлеге активистларның күптәнге планнары гамәлгә ашырылган – алар, ниһаять, хәйрия фонды ачканнар.
- Фонд булдыру идеясен төркемебез җитәкчесе Равил Фазлетдинов күптән тәкъдим иткән иде инде.