Яңа ел шатлыклары белән килсен, дип теләсәк тә, тормыш гел шатлыклы хәбәрләрдән генә тормый шул. Наилә һәм Дамир Минһаҗевлар өчен Яңа ел төне улларының җәсәден көтеп уза. Авылда бәйрәм рухы юк, диләр. Иске Абдул авылы халкы бу кайгыны уртак иткән.
«Мингаз» позывнойлы Данир Минһаҗев 23 сентябрьдә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. 2022 елда ук гаиләгә 2 повестка килгән булган. Данир һәм аның энекәше Раил мобилизация буенча китәргә җыеналар. Берсе оста эретеп ябыштыручы, икенчесе авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгеч булгач...