Милли бәйрәмебез Сабантуйларга да ерак калмады. Оештыручыларның да төн йокылары качкандыр инде. Ничек шәп итеп уздырырга, кайсы артистны чакырырга, ничек акча җиткерергә? Гастроль турларын тәмамлаган җырчылар да «урак өстенә» әзерлекне башлады. Күбесе шушы арада гына җылы якларда ял итеп кайтты, кайсылары әле дә Таиланд һәм Төркия пляжларында арка кыздыра, көч җыя.
Чыннан да, соңгы вакытта җырчылар Сабантуйларның «йөзенә» һәм, бай спонсорлары булмаган очракта, шактый зур чыгымнар таләп итә торган өлешенә әверелде.