Мәскәүнең Рязань проспектында Россия хәрби көчләренең радиция, химия, биологиядән саклау гаскәрләре начальнигы – генерал-лейтенант Игорь Кирилловны шартлатып үтергәннәр.
Ике хәрби (берсе – Кириллов, икенчесе – аның ярдәмчесе) подъезддан чыгып барганда шартлау яңгырый. Ул шулкадәр көчле була – подъезд янында торган автомобильләр, шул исәптән, генерал автомобиле зыян күрә, беренче каттагы тәрәзәләр ватыла, подъезд ишеге каерылып ташлана.
Шартлаткыч ишек янында торган самокатка беркетелгән булган дип фаразлыйлар.