Буа театрының яңа сезондагы беренче премьерасы Миргазиян Юнысның шул исемдәге әсәре буенча куелган «Безнең өй өянкеләр астында иде» спектакле булачак. Мөгаен/бәлки, яңа сезон да шул премьера белән ачылыр. Әлегә ул фокус-группага күрсәтелде. Әлеге төркемдә Буа театрының дуслары һәм спектакль режиссеры Булат Гатауллинның Казаннан килгән дуслары һәм журналистлар бар иде.
«Безнең өй өянкеләр астында иде» – Тукай премиясе лауреаты, диңгезче-язучы Миргазиян Юнысның татарча язылган беренче әсәре.