Тула өлкәсендә коллыкта тотылган 10 кеше азат ителгән. «АиФ» басмасы хәбәр итүенчә, «Альтернатив» коллыкка каршы көрәш хәрәкәтенә бер хатын шалтырата. Иренең чегәннәрдә коллыкта икәнен әйтеп, азат итүне сорый, адресын әйтә.
«Альтернатива» волонтерлары, полиция белән бергә, Тула өлкәсе Белев районы Ровно бистәсе читендәге алма бакчасына барган. Территория әйләндереп алынган була. «Коллар» бер сарайда була. Полициягә чегәннәр бу кешеләрнең үз теләкләре белән биредә булуын әйтә. Әмма кешеләр киресен сөйли ...