Бүген төнлә берничә дулкын белән дроннар һөҗүме булды. Оборона министрлыгы 14 төбәктә 123 дрон юкка чыгарылуы турында хәбәр итә. Бүген төнлә һәм иртән Казан, Түбән Кама аэропортлары ябылып торды. Казан һава аланына Берләшкән Гарәп әмирлекләреннән очып килергә тиешле ике рейс Самара һәм Уфага җибәрелгән.
– Төн уртасында Рязаньдагы нефть заводына һәм ТЭЦка һөҗүм иткәннәр. Һөҗүм вакытында шәхси йортка ут капкан. Бу хакта губернатор Павел Малков хәбәр итте.
«Газета.Ру» нефть эшкәртү заводы тирәсендә янгын турында яза.